Җыр бит ул яшәтә,
Җыр бит ул яшәртә,
Картайтмый кешене гомергә…
Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева репертуарындагы әлеге җырны ишеткәч, күңелне рәхәтлек биләп ала. Ул башкарган һәр җыр тамашачысын таба, ә Лилия башкаруында халык җырлары исә өр-яңа яңгырашта тамашачы күңеленә татар моңы булып барып ирешә.
Әйдәгез, «Милли кунакханәгә» аның үзен чакырыйк та, Моң иленә бергәләп сәяхәт кылыйк.
10 февраль 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханәгә» рәхим итегез. Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.