Халкыбызда «Кызлар күрке - калфак» дигән әйтем бар. «Милли кунакханәнең» чираттагы чыгарылышында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, калфак чигү остасы Әлфия Нурхәмитова белән нәкъ менә шул хакта сөйләшербез.
Милли кием традицияләрен саклап калуда үзеннән зур өлеш кертүче Әлфия ханым калфак тегү-чигү серләрен бик теләп бүлешергә ризалык бирде.
24 июнь, 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханәгә» рәхим итегез! Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.