«Татарстанның мәдәни башкаласы» фестиваль-проекты кысаларында очрашуларны дәвам итәбез.
Казан тамашачысына үз төбәкләренең матурлыгын, һәвәскәр артистларының булган уңганлыгын – күргәзмәләр һәм концерт-тамаша белән расларга Лаеш төбәге килә. Студиябез кунагы – Лаеш муниципаль район хакимиятенең матбугат бүлеге җитәкчесе Айгөл Әмирова.
Олуг якташыбыз, Лаеш төбәгенең горурлыгы, шагыйрь Гавриил Державин:
«Туган якның төтене дә
безгә татлы һәм хуш исле», - дип язган.
Лаеш төбәге бу хиссиятне башкала халкы белән дә һичшиксез бүлешер.
25 октябрь 11.30 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез. Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.