«Милли кунакханә»гә килүче кунагыбызның исемен әйтүгә үк күңелгә шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның:
Әй, Кукмара, Кукмара,
Ерагаймасын ара.
Сагынырсың, саргаярсың
Читләргә китеп кара... дигән шигъри юллары килә.
Кукмарадан читтә, аны сагынып яшәүчеләр өчен «Татарстанның мәдәни башкаласы» фестиваль-конкурсы кысаларында якташлары бик бай эчтәлекле тамаша әзерләгәннәр.
Ә күчтәнәчләр арасында ниндиләре бар – болар турында тәфсилләбрәк сөйләргә Кукмара муниципаль районы мәдәният идарәсе башлыгы Рамил Бари улы Нуриевны чакырдык.
20 сентябрь 12.30 сәгатьтә сез дә әңгәмәнең шаһиты була аласыз. Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.