
Килешәсездер, көн туды исә – бер яңалык. Тормыш, яшәеш атом тизлегедәй алга бара. Безгә дә бу вакыйгалар белән бергә атлау зарур. Шагыйрь язганча: «Казан кайный, казан шулпасында без кайныйбыз өре шикелле».
Башкалабызның мәдәни тормышы төрледән-төрле чараларга гаять бай. Шул уңайдан сезнең белән тагын бер кадерле шатлыкны уртаклашасы килә. Ул да булса, «Кокон» иҗат лабораториясенә нигез салучы, милли-гамәли сәнгать төрләрен тирәнтен өйрәнеп, киң катламга җиткерүче белгеч Рәмзия Әнвәр кызы Кашапованың «Ханская мода» китабы дөнья күрде.
«Милли кунакханә»нең әлеге китапка багышланган чыгарылышын 12 март 14.00 сәгатьтә карый аласыз.
Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә табарга мөмкин.