21 февраль - Халыкара туган тел көне.
Чыңгыз Айтматов сүзләрендә хаклык бар: «Халыкның үлемсезлеге – аның телендә», дигән ул. Милли тел халыкның тарихын, мәдәниятен һәм көнкүрешен саклап калуга нык ярдәм итә. Һәм бүген галимнәр, мөгаллимнәр һәм халыкара иҗтимагый оешмалар алдында торган төп бурыч – дөньяның тел байлыгын саклап калу.
Моның өчен ЮНЕСКОның XXX ассамблеясе тарафыннан 1999 елда Халыкара туган тел көне гамәлгә куелды.
Татарстанда да Туган тел көне киң колач белән бигеләп үтелә. Шул уңайдан без «Милли кунакханә»гә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Рәисе каршындагы Туган телләрне саклау һәм үстерү комиссиясе әгъзасы Камил Әсхат улы Нугаевны чакырдык. Аның белән әңгәмәне сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
Аны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә тыңлап була.