«Милли кунакханә»дә очрашулар дәвам итә.
Халыкта: “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк», дигән әйтем бар. 18 май – Халыкара музейлар көнен билгеләп үткәндә бу гыйбәрәнең кадере тагын да арта, килешәсезме? Киләчәккә барыр юлны үткәннәр һәм шул заманның күзгә күренмәс илаһи моңы билгели дисәк тә ялгышмабыз.
Студия кунагы Казандагы Шәриф Камал музее директоры Айдар Шәйхин белән музейларның бүгенге көндәге әһәмияте, проблемалары, уңышлары турында сөйләшербез.
21 май 11.00 сәгатьтә безнең белән бергә булыгыз. Сөйләшүне безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.