15 декабрь – Халыкара чәй көне.
Чәй... Күңелне күтәреп җибәрүче, җанны иркенәйтүче, арыганлыкны бетерүче, зиһенне ачучы, ялкаулыкны куучы һәм тәнне сафландыручы. Татар халкы гомер-гомергә чәйне яратып кулланган. Эчәсе килсә дә, ашыйсы килсә дә, арыса-талса да, кәефе кырылса да, сөенеч-шатлыклары ташып торса да халкыбыз шушы могҗизалы эчемлеккә мөрәҗәгать иткән.
Без дә әлеге нисбәттән «Милли кунакханә»гә «Чәйчәк stories» компаниясе хуҗасы Нияз Гаделҗан улы Сабировны чәйгә чакырдык.
13 декабрь 14.00 сәгатьтә сез дә әлеге матур әңгәмәнең шахиты була аласыз.
Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.