Күптән түгел башкалабыз Мәскәүдә бишенче тапкыр Халыкара балалар мәдәни форумы булып узды. Анда Татарстаннан да бер төркем балалар катнашты. Төрле проектларда җиңү яулаган 12 бала зур конкурс нигезендә сайланып алынды.
Форумнан алган тәэсирләре белән уртаклашырга без «Милли кунакханә» студиясенә чарада катнашкан Фәридә Гатина һәм Бәхтияр Жаббаровны чакырдык.
«Милли кунакханә»дәге бу очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.