Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Казанда танылган татар җырчысы Илһам Шакировны искә алалар
Казанда танылган татар җырчысы Илһам Шакировны искә алалар

Казанда танылган татар җырчысы Илһам Шакировны искә алалар

15.02.2024
#Вакыйгалар

Бүген мәшһүр җырчы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның туган көне.

Ул 1935 елның 15 февралендә Сарман районы Яңа Бүләк авылында алты балалы гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килә. 1954 елда Казанга килә, музыка училищесына укырга керә. 3 нче курстан аны, укытучылар таләбе буенча, консерваториягә, вокал бүлегенә кабул итәләр. 1960 елда ул җырчылык юнәлеше буенча Казан консерваториясен тәмамлый.

Илһам Шакиров сәләтле җырчы, баритон тавышка ия, халык җырларын, композиторлар әсәрләрен, классиканы бердәй оста башкаручы артист булып таныла. 1960 елдан башлап ул Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли, аңа 59 ел гомерен багышлый.

1970 елда Илһам Шакировка «Татар халык җырлары» дигән концерт программасы өчен Габдулла Тукай премиясе бирелә.

Җырчының туган көне уңаеннан Казанда бер кызыклы чара да узачак. 15 февраль көнне 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә легендар җырчының туган көненә багышланган зур концерт узачак. Җырчыга багышланган концертларны Татар филармониясе 2002 елдан башлап ел саен уздыра.

Әлеге концертта Салават Фәтхетдинов, Фердинант Сәлахов, Әсхәт Хисмәтов, Рәсим Низамов, Филүс Каһиров, Асылъяр, Илгиз Мөхетдинов, Алинә Даутова, Алмас Хөсәенов, Зәринә Хәсәншина, Игорь Дмитриев, Азат Кәримов, Алинә Кәримова, Рафил Җәләлиев, Эльмира Гыйльфанова, Рөстәм Насыйбуллин, Сиринә Зәйнетдинова, Чулпан Йосыпова, Татьяна Ефремова катнашалар. Алар Илһам Шакиров репертуарыннан җырлар, татар халык җырлары, татар композиторлары әсәрләрен башкарачак.

Баннер Youtube

Башка яңалыклар

«Милли кунакханә»дә шәлләр бәйләүче татар гаиләсе…
15.07.2025
«Арча кичләре» тамашачыларны көтеп кала
«Арча кичләре» тамашачыларны көтеп кала
15.07.2025
Әтнәлеләр «Балыкчылар бәйрәме»нә чакыра
Әтнәлеләр «Балыкчылар бәйрәме»нә чакыра
14.07.2025
«Милли кунакханә»дә «Сөлгеле капка» фольклор фестивале турында сөйләшәбез
«Милли кунакханә»дә «Сөлгеле капка» фольклор фестивале турында сөйләшәбез
10.07.2025
Балтачлылар Курган өлкәсенең Шадринск шәһәрендә Сабантуй бәйрәмен гөрләтеп кайтты
Балтачлылар Курган өлкәсенең Шадринск шәһәрендә Сабантуй бәйрәмен гөрләтеп кайтты
17.06.2025
Бездә кунакта - Көнчыгышны өйрәнү югары мәктәбе факультеты деканы Эльмира Хәбибуллина
Бездә кунакта - Көнчыгышны өйрәнү югары мәктәбе факультеты деканы Эльмира Хәбибуллина
04.06.2025
Татарстанның халык шагыйре Лена Шагыйрьҗанның 80 еллыгына багышланган очрашуга чакырабыз
Татарстанның халык шагыйре Лена Шагыйрьҗанның 80 еллыгына багышланган очрашуга чакырабыз
03.06.2025

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.