
14 апрель көнне Казанда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән Сабантуйны оештыручылар өчен «Сабантуй халык бәйрәмен оештыру һәм үткәрү методикасы һәм технологиясе» дигән семинар-практикум ачылды. Аны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстанных мәдәният ресурс үзәге белән берлектә оештырды. Семинар үз эшен 18 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Чараның рәсми ачылышы башкалабызның Каюм Насыйри музеенда узды. Семинарда катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин һәм Каюм Насыри музее директоры Кәдрия Хәлимова сәламләде.
Тантаналы ачыш өлешеннән соң чарага җыелучылар бер-берсе белән танышты. Аннары алар өчен беренче лекция дә укылды. Тарих фәннәре кандидаты, Ш. Мәрҗани ис. Тарих институтының яңа тарих бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Бахтияр Измайлов «Сабан туе: тарих һәм заманча үзгәрешләр» дигән темага чыгыш ясады.
Ахырдан семинарда катнашучылар өчен Каюм Насыри музее буенча кызыклы экскурсия оештырылды.
Семинар-практикум ел саен уздырыла һәм катнашучыларның географиясе елдан-ел киңәя бара. Быел чарада Россия Федерациясенең 24 төбәгеннән һәм 2 чит илдән 40 кеше катнаша. Семинарда катнашучылар арасында Владимир, Волгоград, Калининград, Кемерово, Киров, Курган, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Оренбург, Пенза, Сведловск, Томск, Төмән, Чиләбе, Ленинград, Мәскәү, Мурманск өлкәләреннән, Пермь, Красноярск, Краснодар крайларыннан, Коми Республикасы, Удмуртия Республикасы, Саха Республикасы (Якутия), Казахстан, Австралиядән вәкилләр бар.
Семинар кысаларында катнашучылар Сабантуй бәйрәмен оештыруның һәм үткәрүнең төп принциплары, шәһәр мохитендә бәйрәм йолаларын торгызу технологиясе белән танышачаклар, бәйрәмнең уен ярышлары, музыкаль фольклоры, осталар ярминкәсен һәм Сабантуй мәйданчыкларын оештыру тәртибе, шулай ук татар традицион бәйрәм костюмы, татар костюмының классификацияләре, традицион көрәш буенча ярышлар һ.б. турында белем арттыра алачак.
17 апрель көнне семинарда катнашучылар Татарстан Республикасының Биектау муниципаль районында булачак. Биредә алар татар милли бәйрәменең прологы белән танышып, мич коймагы һәм күн мозаикасы буенча остаханәләрдә катнашырга ниятли. Шулай ук чараны оештыручылар Ямаширмә авылында халык һөнәрләре һәм декоратив-гамәли сәнгать музеена һәм Ибрә авылында Салих Сәйдәшев музеена экскурсия дә оештырачак. Семинар тәмамланганнан соң катнашучыларга сертификатлар һәм квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылачак.