Татарстан башкаласында «Нәүрүз» халыкара театраль белем бирү форумы үз эшен башлап җибәрде. Форум 6 июньдә ачылды һәм 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Быелгы «Нәүрүз» форумының эшчәнлеге 11 секциядә бара. Аларда 32 педагог катнаша. Быелгы форумның бер үзенчәлеге дә бар – ул түләүле. Шуңа да карамастан, чарада 258 кеше катнаша, аларның 67се – онлайн-форматта.
Форумда актерлык осталыгы буенча семинар-тренинглар, режиссерлык курсы буенча семинар-практикум, менеджмент, PR-технологияләр, сценография буенча һәм башка темаларга семинарлар каралган.
Әйтергә кирәк, «Татар мәдәни ресурс үзәге» әлеге форумның партнеры булып тора. Уку тәмамланганнан соң семинарларда катнашучыларга Ресурс үзәгенең дә таныклыклары тапшырылачак.
Программада чакырылган педагоглар белән беррәттән, Камал театры режиссеры Айдар Җаббаровның «Режиссерның чәчмә әсәрләр белән эшләве», Нияз Игъламовның «Фәрит Бикчәнтәев эволюциясе – өч дистә ел» дигән семинарлары да планлаштырылган, дип хәбәр итә оештыручылар.