Билгеле булганча, быел танылган татар мәгърифәтчесе һәм галим-энциклопедист Каюм Насыйриның тууына 199 ел тула. Шушы уңайдан Казанда берничә кызыклы чара узачак.
14 февраль көнне Каюм Насыйри музеенда түгәрәк өстәл узачак һәм күргәзмә ачылачак. «Каюм Насыйри: музей киңлегендә мирасны актуальләштерү» түгәрәк өстәле кысаларында Каюм Насыйриның эшчәнлеген, аның гуманитар фәннәр үсешенә керткән өлеше турында фикер алышачаклар.
«Мәгърифәт юлында» күргәзмәсендә галимнең кулъязма һәм басма хезмәтләре, Татар бистәсе халкының көндәлек тормышы белән бәйле көнкүреш мәдәнияте предметлары тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмә 20 мартка кадәр дәвам итәчәк, аны музей билеты һәм «Пушкин картасы» буенча карарга мөмкин.