Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә гариза бирү кампаниясе башланды
Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә гариза бирү кампаниясе башланды

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә гариза бирү кампаниясе башланды

07.02.2023
#Вакыйгалар

2023 елның 1 февраленнән XIX Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең гариза бирү кампаниясе башлана. Аларны 2023 елның 1 июненә кадәр кабул ителәчәк. Сайлап алу комиссиясе үз эшен июль башында төгәлли. Бу хакта Татарстан Республикасының Мәдәният министры матбугат хезмәте хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез, быел фестиваль 5-9 сентябрьдә узачак.

Сайлап алу комиссиясе узган ел белән чагыштырганда үзгәрмәде. Конкурс программасын филология фәннәре докторы, педагогика фәннәре кандидаты, профессор, Россия Ислам институтының филология һәм илләрне өйрәнү кафедрасы мөдире Тимур Шәйхуллин белән фәлсәфә һәм сәнгать белеме докторы, кино белгече, Үзәк Азия һәм Төркиянең мәдәният һәм кино турында мәкаләләр һәм басмалар авторы, «Евразия Глобал Коннектинг» агентлыгы генераль директоры Светлана Слапке (Германия) билгеләячәк.

Сайлап алу комиссиясен тарихчы, культуролог, Яңа мәдәният институты директоры, ВГИКның фәнни хезмәткәре, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Россия Федерациясендәге мәдәниятара диалог тәҗрибәләрен һәм технологияләрен модельләштерү лабораториясе докторы Нина Кочеляева (Россия) җитәкләячәк.

Конкурс программасы тулы метражлы һәм кыска метражлы уен һәм документаль фильмнар белән тәкъдим ителә. Моннан тыш, фестивальдә «Милли конкурс» номинациясе эшләп килә.

Кино проекты программасына гомумкешелек рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм мәдәни традицияләрне чагылдырган, тынычлык урнаштыру, дин һәм гуманизм идеяләрен чагылдырган Россия һәм чит ил кинотасмалары кертелергә мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, КХМКФ-2023 РФ Мәдәният министрлыгы хуплаган кино проектлары исемлегенә кергән.

XIX Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, шулай ук «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме белән партнерлыкта уза.

Баннер Youtube

Башка яңалыклар

Марсель Бакировны юбилее белән котлыйбыз!
09.12.2023
Бездә кунакта  - Эльмира Кәлимуллина
Бездә кунакта - Эльмира Кәлимуллина
07.12.2023
Г.Камал театрында «Идел-йорт – 2023» конкурсында җиңгән Баулы театры спектакле күрсәтеләчәк
Г.Камал театрында «Идел-йорт – 2023» конкурсында җиңгән Баул…
06.12.2023
Әтнә районында «Сибгат чишмәсе» бәйгесендә җиңүчеләр белән очраштылар
Әтнә районында «Сибгат чишмәсе» бәйгесендә җиңүчеләр белән очраштылар
04.12.2023
Композитор Эльмир Низамов белән очрашуга чакырабыз
Композитор Эльмир Низамов белән очрашуга чакырабыз
04.12.2023
«Милли кунакханә»гә Сәгыйть Әхмәтҗановны чакырдык
«Милли кунакханә»гә Сәгыйть Әхмәтҗановны чакырдык
02.12.2023
«Россия» форумында «Татарстан чыршысын» тәкъдим иттеләр
«Россия» форумында «Татарстан чыршысын» тәкъдим иттеләр
24.11.2023

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.