«Татарстанның мәдәни башкаласы» фестиваль-конкурсында эстафета Яңа Чишмә районы узешчәннәреннән Кама Тамагы районына күчте. 19 апрель көнне башкала халкы әлеге төбәкнең һөнәрчелеген, милли аш-суын, төбәккә хас гореф-гадәтләрен күрсәтеп кенә калмыйча, Кама Тамагында яшәүче һәр халыкның мәдәни байлыгы белән дә уртаклашачак.
Болар турында тулырак сөйләү өчен без студиягә район Мәдәният йорты методисты Айдар Айтугановны чакырдык.
«Милли кунакханәнең» 17 апрель, 11.00 сәгатьтәге чыгарылышына рәхим итегез. Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.