Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Кабан күле янында балалар «Боз озату» йоласын уздырды
Кабан күле янында балалар «Боз озату» йоласын уздырды

Кабан күле янында балалар «Боз озату» йоласын уздырды

04.04.2023
#Вакыйгалар

Казанның «18 санлы инглиз телен тирәнтен укыта торган урта гомумбелем бирү мәктәбенең» 4Г класс укучылары бүген шәһәр үзәгендәге Кабан күле яр буена җыелды. Биредә алар татар халкының борынгы «Боз озату» йоласын уздырды. Чараны мәктәп китапханәсе җитәкчесе Гөлнара Мукминова һәм класс җитәкчесе Венера Касаткина оештырды. Әлеге бәйрәм Татарстанда уза торган Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында үткәрелде.

Чараны башлап, Гөлнара Мукминова «Боз озату» турында сөйләде. Аннары «Таткультресурсцентр» ДБУның Тикшеренүләр һәм традицион мәдәниятне саклау бүлеге башлыгы Рәмзия Гәйфетдинова әлеге йоланың башлангычы, аның тарихы һәм бүгенге көндә сакланып калуы турында сөйләде.

  • Рәмзия Гәйфетдинова балаларны «Боз озату» йоласының тарихы белән таныштырды
  • Гөлнара Мукминова укучыларга «Боз озату» йоласы турында сөйләде

Шуннан соң балалар бәйрәмгә багышланган шигырьләр укыды, татар халык уеннары уйнады, «Боз озату» йоласына хас гадәтләр белән танышты, биеде. Аеруча аларга «Капкалы» һәм «Йөзек салыш» уеннары ошады. Ахырда укучылар махсус викторинада катнашып, әлеге йола турындагы сорауларга җавап бирде. Бәйрәм бик җанлы һәм күңелле узды.

Гөлнара Мукминова сүзләренә караганда, аларның мәктәпләрендә халык гореф-гадәтләрен һәм милли мәдәниятне саклауга зур игътибар бирелә. «Киләчәктә мин балалар белән Сөмбелә бәйрәмен дә уздырырга телим», - дип сөйләде ул.

  • Балаларны «Боз озату» йоласы белән таныштырдылар
  • «Боз озату» йолалары
  • «Йөзек салыш» уены
  • «Йөзек салыш» уены

Канал RuTube Tatfolk

Башка яңалыклар

Җырчы Аршак Алтунян белән очрашуга чакырабыз
29.04.2026
Апаста Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә уз…
27.04.2026
Казанда Сабан туе бәйрәмен оештыручылар өчен семинар ачылды
Казанда Сабан туе бәйрәмен оештыручылар өчен семинар ачылды
21.04.2026
Арчаның Кылачы авылында йомырка тәгәрәтү ярышы узды
Арчаның Кылачы авылында йомырка тәгәрәтү ярышы узды
20.04.2026
Шагыйрә Лилия Гыйбадуллина белән таныштырабыз
Шагыйрә Лилия Гыйбадуллина белән таныштырабыз
20.04.2026
Уфаның «Нур» театры артистлары Чулпан Раянова һәм Айнур Баянов белән очрашуга чакырабыз
Уфаның «Нур» театры артистлары Чулпан Раянова һәм Айнур Баянов белән очрашуга чакырабыз
14.04.2026
Кама Тамагының «Ләйсән» театр коллективы «Тәүбә йорты» спектаклен тәкъдим итте
Кама Тамагының «Ләйсән» театр коллективы «Тәүбә йорты» спектаклен тәкъдим итте
14.04.2026

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.