Казан Кремлендә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Балалар мәдәни форумында катнашучылар һәм тарихи-мәдәни конкурста җиңүче яшьләр белән очрашты.
«Сезгә, сезнең остазларыгызга һәм әти-әниләрегезгә зур рәхмәт әйтәсе килә. Остазларыгызның сезне виртуаль дөньядан аерып, иҗади, тарихи эшчәнлеккә җәлеп итә алу сәләте, киләчәктә бу юнәлешләрдә перспектива барлыгына ышанычны аттыра», - дип белдерде министр очрашу барышында.
Укытучылар көне алдыннан яшь кунаклар очрашуга үзләренең остазлары белән килде. Рәсми булмаган аралашу барышында балалар һәм яшүсмерләр үзләре турында сөйләделәр, киләчәктә төрле һөнәрләр үзләштерү, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга кагылышлы сораулар бирделәр.
Очрашуга җыелучылар шулай ук «Казанның Идел буе: халык мәдәнияте образлары» дип аталган күргәзмә белән дә танышты. Аларга экскурсияне әлеге проектның фәнни җитәкчесе Елена Гущина уздырды.