Кунакханәбезнең чираттагы кунагы - Актаныш төбәгендә туып үскән, Чаллыда яшәп иҗат итүче шагыйрә Илүзә Әминова.
Шигырьләре күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерә дә, ирексездән хыял дөньясына юл аласың. Әйдәгез, сезнең белән бергәләп шул дөньяга сәфәр кылыйк әле. Сары көздә сагышка уралмаска, Илүзә ханымны, аның җырларын, шигырьләрен үзебез белән алыйк...
Матур, рәхәт, онытылгысыз сәяхәт булыр ул. 19 октябрь, 11.00 сәгатьтә «Милли кунакханәгә» рәхим итегез! Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.