9-10 декабрьдә XII «Иделкәем & Кариев варислары» балалар һәм яшүсмерләр театр коллективлары төбәкара фестиваленең сайлап алу этаплары үтте.
Фестиваль кысаларында Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюпов, әйдәп баручы актерлары һәм рәссамнары катнашында театр сәнгате буенча онлайн-форматта мастер-класслар узды.
15 декабрь көнне 17:00 сәгатьтә Г.Кариев исемендәге театрда фестивальнең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак, Шунда ук Гран-прига лаек булган спектакль дә күрсәтеләчәк.
Билгеле булганча, конкурска 2021 елның июнь аенда старт бирелде. Шуннан бирле фествиальгә 42 гариза кабул ителде. Проектта Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләреннән барлыгы 400дән артык яшүсмер катнашты.
Конкурсны оештыручылар - Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге һәм Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры.