XXIII «Идел-йорт» театр коллективларының төбәкара бәйгесе ахырына якынлаша. Аның I туры тәмамланып, II туры башлана. Бәйгедә республикабызның 45 халык һәм үзешчән театры катнашты.
Мәртәбәле жюри килгән гаризаларны тикшереп, тәкъдим ителгән спектакльләрне җентекләп карап, 12 эшне II йомгаклау турына сайлап алды.
- Апас районы халык театры (Әмир Камалиев «Борын-борын заманда...»)
- Балтач Район мәдәният йортының халык театры (Илһам Гали «Беренче мәхәббәт»)
- Тукай районы «НУР» халык театры (Данил Салихов «Коткарыгыз, караул»)
- Бавлы Район мәдәният йортының халык театры (Туфан Миңнуллин «Шулай булды шул»)
- Актаныш районы Иске Сәфәр халык театры (Туфан Миңнуллин «Нәзер»)
- Азнакай шәһәре Мәдәният сараеның халык театры (Мостай Кәрим «Айгөл иле»)
- Арча районы Иске Ашыт Мәдәният йорты «Саяра» халык коллективы (Таңчулпан Гарипова «Китмәгез, торналар»)
- Биектау районы Яма Ширмә татар драма халык театры (Әмир Камалиев «Әлепле артистлары»)
- Нурлат районы «НУР» татар мәдәният үзәгенең «МИРАС» театр коллективы (Эльмира Ибраһимова «Адашкан язмышлар»)
- Спас Район мәдәният йортының «Арлекин» халык коллективы («Морозко» рус халык әкияте буенча мюзикл)
- Балык Бистәсе Район мәдәният йортының халык театры (Мирсәй Әмир «Тормыш җыры»)
- Питрәч Район мәдәният йортының «Балкыш» халык коллективы (Раилә Мөхсинова «Кайнар токмач»)
Әлеге спектакльләрне 16 октябрьдән 21 ноябрьгә кадәр башкалабыз Казан шәһәренең Ленин исемендәге Мәдәни комплекста карап булачак.
Нәтиҗәдә жюри җиңүчеләрне – 6 лауреат һәм бер Гран-при иясен сайлап алачак. Җиңү яулаучыларны котлау тантанасы 11 декабрь көнне Г.Камал исемендәге театрда узачак. Анда Гран-при яулган спектакльне да тамаша кылып булачак.
Билетларны сатып алу: https://bileton.ru/events/pokazy-spektakley-konkursa-idel-yort-2023-106815
Урнаштыру өчен файллар: https://disk.yandex.ru/d/9VJF0hxhKe4oBQ
Мәгълүмат чаралары өчен аккредитация: 5269169@mail.ru