Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. «Идел-йорт – 2022» Төбәкара конкурсы башлана
«Идел-йорт – 2022» Төбәкара конкурсы башлана

«Идел-йорт – 2022» Төбәкара конкурсы башлана

13.09.2022
#Вакыйгалар

Казанда «Идел-йорт – 2022» театр коллективларының Шамил Закиров исемендәге XXII Төбәкара конкурсы башлана.

Әлеге фестиваль-конкурста катнашкан коллективларның иң яхшы спектакльләре В.И. Ленин исемендәге Мәдәният сараенда узачак. Конкурсның лауреаты дип танылган 12 спектакль 7, 8, 9, 10, 16, 22 ноябрь көннәрендә 13.00 һәм 17.00 сәгатьтә күрсәтеләчәк. Тамашага «Пушкин картасы белән дә керергә мөмкин.

Әлеге конкурс-фестивальнең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы исә 19 декабрьдә Г.Камал театры бинасында узачак.

12 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр оештыручылар сайтында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Ә 4 октябрьдән 14енә кадәр конкурска килгән эшләрне карау, тикшерү һәм бәяләү булачак. Жюри финалга үтүчеләрне ачыклап, йомгаклау этабында кемнәр чыгыш ясавын билгели. Нәтиҗә ясалганнан соң, 6 җиңүче һәм бер Гран-при иясе булыр дип көтелә.

Татар мәдәни ресурс үзәге директоры Алсу Мифтахова ассызыклап үткәнчә: «Бүгенге көндә «Идел-йорт» фестивале гади конкурс кына түгел. Ел дәвамында республиканың үзешчән театр коллективлары белән тыгыз эш алып барылды. Иҗади һәм белем бирү юнәлешендәге лабораторияләр Татарстанның 11 профессиональ театры базасында барды. Биредә һәр районның сәнгать җитәкчеләре, режиссерлар, актерлар, концермейстерлар катнашты. Тамашачы бәясе һәр коллектив өчен кадерле, шуңа да без казанлылыр һәм башкала кунакларын әлеге спектакльләргә чакырабыз».

Жюри әгъзаларына килгәндә, мәртәбәле фестивальнең жюри рәисе, Яр чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов, М.С. Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлаган режиссер, доцент Наталья Табачкова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Камал театрының музей директоры Луара Шакирҗанова, шагыйрә, Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт Яшь тамашачы театры директоры Луиза Шарова, балетмейстер Нурбәк Батулла, композитор Миләүшә Хәйруллина, Г.Камал театрының сәнгать бүлеге җитәкчесе Илназ Хәйбуллин.

Конкурс «Татар халкының милли үзенчәлекләрен саклау» программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә. Бу, үз чиратында, милләтара элемтәләрне ныгыту һәм театраль традицияләрне саклау өчен кирәк. Конкурска дөнья классикасы да, хәзерге заман әсәрләре дә тәкъдим ителә.

1998 елдан алып «Идел-йорт» фестивале үзенә һәр ел саен Россия төбәкләреннән һәм республика районнарыннан театр коллективларын җыя. Конкурсның төп максаты – үзешчән театр сәнгатенең үсешенә теләктәшлек белдерү, актерларның, режиссерларның осталыгын арттыру.

Конкурсны гамәлгә куючылар - Татар мәдәни ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Г.Камал театры.

Баннер Youtube

Башка яңалыклар

«Милли кунакханә»дә «Гөлләр» вокаль ансамбле…
24.07.2025
Бездә кунакта - режиссер Марсель Мәхмүтов
Бездә кунакта - режиссер Марсель Мәхмүтов
22.07.2025
Яңа Чишмә районында «Халык җәүһәрләре» татар фольклор сәнгать фестивале үтте
Яңа Чишмә районында «Халык җәүһәрләре» татар фольклор сәнгать фестивале…
19.07.2025
Арча районында «Сөлгеле капка» IV ачык фольклор фестивале узды
Арча районында «Сөлгеле капка» IV ачык фольклор фестивале узды
18.07.2025
«Милли кунакханә»дә шәлләр бәйләүче татар гаиләсе белән очрашуга чакырабыз
«Милли кунакханә»дә шәлләр бәйләүче татар гаиләсе белән очрашуга чакырабыз
15.07.2025
«Арча кичләре» тамашачыларны көтеп кала
«Арча кичләре» тамашачыларны көтеп кала
15.07.2025
Әтнәлеләр «Балыкчылар бәйрәме»нә чакыра
Әтнәлеләр «Балыкчылар бәйрәме»нә чакыра
14.07.2025

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.