Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы конкурсның Гран-при иясе - Питрәч муниципаль районы «Балкыш» халык театрының Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча куелган (режиссер Фәнил Мисалов) спектаклен күрсәтү белән тәмамланды.
Конкурста җиңүчеләргә Гран-при һәм Лауреат исемнәре бирелде, һәр номинация буенча акчалата сертификатлар да тапшырылды.
Татарстан Республикасы Азнакай шәһәренең «Район һәм шәһәр мәдәният йорты» халык театры коллективына Авксентий Цагарели пьесасы буенча куелган «Ханума» спектакле өчен республика конкурсының «I дәрәҗә лауреаты» исеме бирелде (режиссеры Гөлсинә Җамалиева).
Төбәкләр арасындагы конкурста Гран-при Флорид Бүләков пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Сөясеңме-сөймисеңме?» спектакле өчен Башкортстан Республикасы Кушнаренко районының «Мизгелләр» халык театрына (режиссеры Гыймалетдинова Энҗе) тапшырылды.
I дәрәҗә лауреат исеменә Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Яра» спектакле өчен Башкортстан Республикасы Октябрьский шәһәре «Чулпан» үзешчән театр коллективы (режиссеры – Фәезова Раушания) лаек дип билгеләнде.
1998 елдан башлап «Идел-йорт» конкурсы ел саен Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән театр коллективларын җыя. Конкурсның төп максаты – һәвәскәр театр иҗатын үстерү һәм җәелдерү, башкару осталыгын камилләштерү, үзешчән артистларның һәм режиссерларның иҗади мөмкинлекләрен киңәйтү.
Конкурсны гамәлгә куючы – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы. Конкурсны «Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау буенча ресурс үзәге» ДБУ «Бөтендөнья татар конгрессы» төбәкара иҗтимагый оешмасы, «Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры» дәүләт бюджет учреждениесе ярдәме белән оештыра.