
«Милли кунакханә»дә – Татарстанның атказанган артисты, Казан шәһәр филармониясе солисты Гөлшат Имамиева.
Зифа буй-сын, телнең тәмен белеп сөйләшүче, сирәк очрый торган – сопрано тавышына ия Гөлшат ханымга Галиҗәнәп җыр дөньясына фатиханы халык шагыйре Сибгат Хәким үзе биргән. 90 нчы еллар башында Казан шәһәренең 49 нчы мәктәбендә Габдулла Тукай музее ачыла. Чарага кунак булып килгән Сибгат ага нәни Гөлшатның җырлавына таң калып: «Бу кыз Тукай музееның сандугачы», – дип бәя биргән.
Әйе, Гөлшат әлеге шәреһләмәгә тугъры калып, үз моңнарында халыкны иркәләвен дәвам итә. Мәңге шулай булсын!
16 сентябрь 14.00 сәгатьтә Гөлшат Имамиева белән әңгәмәне карарга онытмагыз!
Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.