11 декабрь көнне 18.30 сәгатьтә Татар дәүләт академия театры бинасында театр коллективларының ХХIII Төбәкара «Идел-йорт – 2023» конкурсында Гран-при яулаган спектакль тәкъдим ителәчәк. Тамашачылар Баулы район Мәдәният йортының халык театры артистлары башкаруында Туфан Миңнуллинның «Шулай булды шул» спектаклен карый алачак.
Шул ук кичәдә «Идел-йорт – 2023» бәйгесенең башка җиңүчеләре дә тәбрикләнәчәк.
Чарага билетлар сатуда. Аларны Билетон сайтында алырга мөмкин. Билетларны Пушкин картасы ярдәмендә да алып була.