«Милли кунакханәнең» чираттагы чыгарылышын татар әдәбиятында саллы урынны алып торган мифологиягә багышларга булдык.
Әлеге тылсым тулы дөнья һәрвакыт үзенә тартып тора. Бүгенге татар әдәбиятында исә мифларга игътибар артканнан-арта бара. Бу бигрәк тә язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, тәнкыйтьче, Абдулла Алиш премиясе лауреаты Галимҗан Гыйльманов әсәрләрендә чагыла.
Албасты, Шүрәле, Су анасы, Йорт иясе, бичуралар турында сөйләшергә, әлеге серле дөньяның без белмәгән якларын бергәләп ачарга студиябезгә язучының үзен чакырдык.
17 февраль 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханәгә» рәхим итегез! Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.