18 апрель көнне Гали Габдрахмановның вафаты турында билгеле булды. Аңа 67 яшь иде.
Гали Әхәтовичның тормышы – Татарстан мәдәниятенә, сайлаган эшенә ихлас хезмәт итүнең, идеалларга тугрылыклы булуның якты үрнәге. Коллектив үз ветеранын югалтуга кайгыра, мәрхүмнең якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклаша. Аның турында якты истәлек хәтеребездә мәңге сакланыр.
Гали Габдрахманов 1956 елның 26 мартында туган. 1980 елда Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлап, гомерен мәдәни-агарту эшенә багышлаган. Аның хезмәт юлы «Республиканың фәнни-методик үзәге», «Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге» һәм «Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» белән бәйле. Коллегалары билгеләп узганча, әлеге мәдәният учреждениеләрендә эшләгәндә ул үзен квалификацияле җитәкче һәм халык иҗаты, үзешчән сәнгать өлкәсендә профессионал итеп күрсәткән, регионара хезмәттәшлек мәсьәләләрендә актив катнашкан.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гали Габдрахмановны соңгы юлга озату мәрасиме 19 апрельдә 11.00 сәгатьтә Казанның 7 нче хастаханәсенең хушлашулар залында узачак. Мәрхүм Казанның Нагорный бистәсе зиратында җирләнәчәк.