Хәерле көн, дуслар! Елның икенче аена да аяк бастык. Кыш кышлыгын быел чын мәгънәсендә күрсәтә дисәк тә, табигатьтә язга тартылу бар инде, бар... Ә яз ул яңа хисләр, хыяллар, мәхәббәт дигән сүз.
«Гаилә елы» дип игълан ителгән агымдагы елда без сезне ел әйләнәсендә башкаларга үрнәк булырдай матур гаиләләр белән таныштырып торырга уйлыйбыз.
Нәкъ җырдагыча:
«Син минем өчен,
Мин синең өчен
Бердәнбер икән», - дип гомер буе яратып яшәргә вәгъдә бирүче затлы җырчыларыбыз Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитовның гаилә кагыйдәләренә бергәләп күз салырга теләсәгез, 2 февраль көнне 11.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез.
Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.