
Музейлар – кешелек дөньясы, халык, милләт хәтере генә түгел, килгән кешеләрне тәрбияләү, игътибарны шушы чын кыйммәтләтләргә һәм байлыкларга юнәлтү, аларны саклау һәм үстерү кирәклеген искәртү чарасы булып торалар.
Габдулла Тукайны бәләкәй вакытында үзенә сыендырган Яңа Кырлай авылы (Татарстанның Арча муниципаль районында) үзе үк мемориаль һәйкәл булып тора. «Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным», – дип язган соңыннан шагыйрь.
Шушы хиссиятне тагын бер тапкыр барларга без студиягә Габдулла Тукай музей-комплексы директоры Алина Таһир кызы Мөхәммәтшинаны чакырдык.
20 май 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез!
Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.