19 март көнне фольклор белгече, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Каюмова вафат булды.
Эльмира Каюмова – этномузыкология өлкәсендәге иң күренекле галимнәрнең берсе. Ул инструменталь музыканы һәм мөселман музыкасы традицияләренең татар халкы мәдәниятына тәэсирен өйрәнгән галим. Эльмира Каюмова шулай ук инструменталь музыканы, гөсләләрдә уйнауны тикшерү белән шөгыльләнде - ул гөсләдә уйнаучыларны барлады, аларны өйрәнде, «Татар гөсләләре ничек яңгырый» дигән диск чыгарды. Галимә күп еллар «Түгәрәк уен»ның жюри әгъзасы булып торды.
«Хатыным Эльмираны минем туган авылым Кайбыч районы Салтыган авылында җирләдек булдык. Балалар, туганнар белән киңәшләштек тә, шулай эшләргә булдык. Картайгач, мин үлеп китсәм, беребез бер җирдә, икенчебез икенче җирдә булмасын дидек. Эльмира үзе Казан кызы. Аның әти-әнисе Теләче районыннан. Хатынымның әнисе исән әле, ул да безнең карарны хуплады», - дигән мәрхүмәнең тормыш иптәше Мөдәрис Каюмов.