«Татарстанның мәдәни башкаласы» фестиваль-конкурсы кызганнан-кыза бара.
Киләсе атна да шактый кызыклы булырга охшап тора. Атнаның һәр көнендә башкаланың төрле мәдәни мәйданчыклары һәвәскәр артистлар тавышына күмеләчәк. Биредә сез һөнәрчелек, аш-су осталары һәм, әлбәттә, төбәк тарихы белән дә таныша аласыз.
Бу юлы «Милли кунакхәнә»гә без болар турында тәфсилләбрәк сөйләр өчен Чүпрәле районының Туган якны өйрәнү музее директоры Гөлназ Жаббарованы һәм Азнакай районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизованы чакырдык.
11 сентябрь 11.00 сәгатьтә әлеге сөйләшүгә сез дә кушыла аласыз. Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.