Тарих – еллар узган саен кадерлерәк була барган хиссияттер. Борынгы бабаларыбызның рухын, киләчәк буынга ышанычын аклап яшибезме? Милләтебезнең асылын онытмыйбызмы дип кайсы гына татар уйланмый икән? Изге Биләр җиренә аяк баскан һәр кешенең күңел түрендә шул уйдыр...
Жәй – төрле очрашулар, сәяхәтләр ае. Республикабызнын туристларны иң кызыксындырган төбәкләре – Бөек Болгар, Изге Биләр җире дә бу чорга ныклап әзерләнә.
Татарның Мәккәсе дип саналган Биләр каласы нинди уй-хыяллар белән яши, нинди халыкара, төбәкара чараларга әзерләнә? Боларның барчасы турында бәйнә-бәйнә сөйләргә без студиягә әлеге тыюлыкның директоры, тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөфәр Шакировны чакырдык.
12 май, 14.00 сәгатьттә «Милли кунакханәгә» рәхим итегез. Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.