9 сентябрь көнне «Татарстанның мәдәни башкаласы» фестиваль-конкурсы кысаларында республиканың Биектау районы үзенең мәдәни программасын тәкъдим итте. Чара Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узды.
Бәйрәмгә килгән кунаклар район осталары пешергән милли ризыклардан авыз итте, халык һөнәрчелеге осталары эшләнмәләре, районнан чыкккан язучы-шагыйрьләрнең китаплар күргәзмәсе белән таныша алды.
Бәйрәм концертының прологы тамашачыларны борынгы тарихка алып кереп китеп, Иске Казан турында сөйләде. Аннары кунаклар Биектау районының үзешчән һәм профессиональ артистлары тарафыннан оештырылган бәйрәм концерты белән хозурланды.