Тарих һәм мәдәният белән кызыксынучылар өчен яңа проект эшли башлый. Сүз ВКонтакте социаль челтәрендә теркәлгән «Буыннан буынга» - «Из поколения в поколение» дип аталган төркем турында бара.
Билгеле булганча, 2022 ел Россия президенты тарафыннан «Россия халыкларының мәдәни мирас елы» дип игълан ителде. Әлеге ел кысаларында «Татар мәдәни ресурс үзәге» күпсанлы эшләр башкарачак. Шуларның берсе - ВКонтакте социаль челтәрендәге «Буыннан буынга» - «Из поколения в поколение» дигән төркем.
Биредә төрле кызыклы очрашулар, халык авыз иҗатының кадерле җәүһәрләре, авыл, калаларыбыз тарихы һәм башка бик күп файдалы мәгълүмат урнаштырылачак. 18 февральдә төркемдә «Татар мәдәни ресурс үзәгенең» архив киштәләрендә сакланучы хезмәтләргә нигезләнгән «Ничек яшисең, авыл?» дигән беренче язма тәкъдим ителәчәк.
Халыкта: «Үткәнен белмәгәннең - киләчәге юк» дигән әйтем бар. Тарих битләрен бергәләп барларга теләүчеләрне безнең үзәкнең ВКонтакте челтәрендәге «Буыннан буынга» - «Из поколения в поколение» төркеменә кушылырга чакырабыз. Язылу өчен сылтама: club209182494