«Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе сайты XII Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» татар интернет-проектлары бәйгесендә җиңү яулады. Безнең сайт Мәдәният һәм туризм өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект номинациясендә беренче урынны алды!
6 декабрь көнне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең актлар залында бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Тантана барышында мәртәбәле кунаклар – Татарстан Иҗтимагый Палатасы рәисе Зилә Вәлиева, республика Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге башлыгы Энҗе Гыйззәтуллина, Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе, педагогика фәннәре кандидаты, «Белем җәүһәрләре» дөньякүләм бәйгесенең жюри әгъзасы Раил Шәмсетдинов, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, «Викимедия РУ" директоры, русча Википедия администраторы Владимир Медейко, ВКонтакте социаль челтәренең локализация буенча менеджеры Андрей Минчуков, челтәрне инглизчәгә тәрҗемә итүче Дэвид Принц һәм танылган инстаблогер Ринат Галиәһмәтов җиңүчеләргә дипломнар, кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Конкурс Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстанның мәдәният министрлыгы һәм Татнетны үстерү фонды белән берлектә үткәрелде.
Җиңүчеләр исемлеге:
Гран-при 2018 елда «Белем җәүһәре» исеменә лаек булган һәм бу статусны югары дәрәҗәдә 3 ел дәвамында саклап килгән «Казан утлары» (kazanutlary.ru) сайты коллективына тапшырылды.