
«Милли кунакханә»дә бик кадерле кунак бар. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республиканын Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, композитор Риф Гатауллин ул.
Милләтенә, татар сәнгатенә гомер буе хезмәт иткән фидакарь шәхес студиягә зур бүләк белән килгән. Ә менә нинди бүләк икәнен «Милли кунакханә»нең 7 октябрь көнендәге 14.00 сәгатьтәге чыгарылышыннан белә аласыз.
Безнең белән бергә булыгыз! Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.