«Милли кунакханә»дә очрашулар дәвам итә.
Чираттагы кунагыбыз – бик кызыклы шәхес. Күз алдыгызга китерегез әле, 3 яшьлек нәни малай кәләпүштән-камзулдан киенеп, сәхнәгә атылып чыга да, һич курыкмыйча Тукайның озыыыын-озын «Шүрәле» шигырен күнелдән укый…
Соңрак, бераз үсә төшкәч, 5яшьтә җырларга чыга… Һәм тамашачының ихлас алкышларын, мәхәббәтен казана. Татар мәдәниятенә бихисап сәнгатькәрләр биргән Әтнә төбәгенең горурлыгы, визит карточкасы ул.
Әңгәмәдәшебез – балачак хыялларына тугъры калган Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Фәхретдинов.
21 октябрь 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез! Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.