4 март көнне безнең «Милли кунакханәнең» чираттагы чыгарылышында Саба төбәгеннән килгән кадерле кунаклар - «Саба сувенирлары» бренды хуҗалары Лилия һәм Фәрит Вафиннар булды.
Халкыбыз гасырлар буе үзенең күңел бизәкләрен чигү үрнәкләренә салган. Замана ныклы адымнар белән алга бара. Ләкин тормышыбызга яңа технологияләр килеп керсә дә, мирас булып калган чигу сәнгате яңа үрләр яулый.
Безнең бүгенге кунакларыбыз - халкыбызның гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, саклап яшәүче милләтпәрвәр затлар. Бүгенге очрашуда күңел җылысын күнгә һәм тукымага төшереп, милләтебез һөнәрчелеген дөньяга танытуны максат итеп куйган Вафиннар гаиләсе һәм аларнын эшчәнлеге турында бик кызыклы һәм эчтәлекле сөйләшү булды.