«Милли кунакханәгә» халкыбызның мәдәниятенә хезмәт итүче, аны дөньякүләм танытучы шәхесләрне еш чакырабыз. Музыка уен коралларының җанын аңлау, алар белән бер дулкында яшәү осталыгы һәркемгә дә бирелми. Татарстанның атказанган артисты, Казан дәүләт консерваториясенең халык уен кораллары факультеты һәм этномузыкология кафедрасы доценты Альберт Шәрәфетдинов музыканы үтә нечкә аңлаучы сәнгатькәрьләрнең берсе. Аның белән әңгәмәне 18 апрель 11.00 сәгатьтә карый аласыз.
Тылсымлы музыка дөньясына сәяхәткә чакырып, кунагыбызның төрле уен коралларында виртоуз уйнавына соклану мөмкинлеген сезнең белән дә бүлешербез.
Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.