«Милли кунакханәнең» чираттагы чыгарылышына «Казан сөлгесе» бренды хуҗабикәсе Гөлнара Нурмөхәммәтованы чакырдык.
«Милләтебезнең тарихын өйрәнү миңа иманга юл ачты» дигән җөмләсе белән җәлеп иткән ханым, күңел бизәкләрен чигүгә салып, халкыбызга хезмәт итә, милли һөнәрчелекне саклап калуда үзенең зур өлешен кертә. Шунысы сөенечле - бу матурлыкны бәяләүчеләр дә бихисап.
10 март 11.00 сәгатьтә «Милли кунакханәдә» Гөлнара ханым тудырган гүзәллек турында сөйләшербез. Сез дә безгә кушылыгыз!
Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.