Елның иң матур фасылы - җәй дә килеп җитте. Кояш нурларына төрелгән һәр күңел матурлык өләшергә әзер.
Студиягә чакырылган кунак та шундыйлардан. «Казан күчтәнәче» бренды хуҗабикәсе Мәдинә Сабирҗан белән татарның кунакчыллыгы, туристларның Казан белән ни дәрәҗәдә кызыксынулары турында сөйләшербез.
«Милли кунакханә»нең 31 май чыгарылышын күрми калмагыз. Сөйләшүне безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.