«Милли кунакханә»дә очрашулар дәвам итә.
Иртәгә 1 сентябрь – көзнең беренче көне генә түгел, ә бәлки иң көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе – Белем көне дә. Укучылар, студентлар өчен нинди истәлекле көн!
Тукайга ияреп:
Нәкъ Казан уртасында бар бер уку йорты диләр,
Анда белем алганнарны җырчы-биюче диләр…
Әйе, әйе, сүзебез – татар мәдәниятенә хезмәт итүче шәхесләр тәрбияләүче, аларга тирән белем бирүче Казан дәүләт мәдәният институты турында. Кунагыбыз – әлеге дәрәҗәле уку йортының ректоры, педагогика фәннәре докторы, профессор Роза Шәйхәйдәр кызы Әхмәдиева.
«Милли кунакханә»дәге бу очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.