Башкалабыз Казан кадерле кунаклар кабул итүен дәвам итә.
Опера сәнгатенә данлыклы Галия Кайбицкаяны, җырчылар Лидия Әхмәтова, Лена Бичарина кебек затлы тавышлы сәнгатькарьләр бүләк иткән Кайбыч төбәге мәркәзебез тамашачысы алдында һәр яктан осталыгын күрсәтергә әзер. Легендага әверелгән Шәкур каракның холкындагы юмартлыгын, сүзгә осталыгын имәннәре белән данлыклы төбәк вәкилләре тагын бер кат раслар.
Болар турында тулырак сөйләр өчен без студиягә Кайбыч муниципаль районы мәдәният булеге җитәкчесе Рамилә Аблязованы студиябезгә чакырдык.
16 май 13.00 сәгатьтә «Милли кунакханәгә» рәхим итегез. Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.