
«Милли кунакханә»дә очрашулар дәвам итә.
Безнең чираттагы кунагыбыз – этномузыкант, «Риваять» этнотөркеме җитәкчесе Руслан Габитов. Тырыш, максатчан, милләтен хөрмәт итүче Руслан кебек яшьләр булуына күңел сөенә. Борынгы музыка уен коралларына виртоуз рәвештә җан өруе дә сокланырлык аның. Тапшыруны карагач, сез дә бу сүзләр белән килешерсез, мөгаен.
15 май 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез!
Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.