Татарстанның чигү осталары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Күзәтүләргә караганда, иң оста чигүчеләр – Мамадыш төбәгендә. Шундыйларның берсен, әлеге төбәкнең Түбән Сөн авылында яшәүче Зөбәйдә Гайнуллинаны студиябезгә чакырдык.
Кулларыннан гөл тама дип нәкъ менә Зөбәйдә ханым турында сөйлиләрдер. Ул чиккән кулъяулыклар егетләрнең хушын алырлык, ә мендәр тышларына чигелгән чәчәкләргә баш салырга да кыймый торырсың кебек.
Бу матурлыкларның шаһите буласыгыз килсә, «Милли кунакханәнең» 3 май 14.00 сәгатьтәге чыгарылышына рәхим итегез! Күңелле булачак.
Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.