«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестивале дәвам итә. Көрәшчеләр дә берсеннән-берсе көчлерәк, затлырак. Карагыз, кара, мәйданга Балык Бистәсе уңганнары чыга түгелме? Галиәсгар Камал театры бинасында эстафетаны алар кабул итә икән бит.
Шул хөрмәттән «Милли кунакханә»гә без Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Камил кызы Вафинаны чакырдык.
18 сентябрь 11.30 сәгатьтә безне карарга онытмагыз. Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.