Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Балтачта үзешчән сәнгать коллективлары арасында «Бию Фест» бию фестивале-конкурсы узды
Балтачта үзешчән сәнгать коллективлары арасында «Бию Фест» бию фестивале-конкурсы узды

Балтачта үзешчән сәнгать коллективлары арасында «Бию Фест» бию фестивале-конкурсы узды

13.04.2026

2026 ел башында Балтачта район күләмендә хуҗалыкларның үзешчән сәнгать коллективлары арасында «Бию Фест» дип аталган бию фестивале-конкурсы игълан ителгән иде.

Нигезләмәдә күрсәтелгәнчә, сайлап алу турлары ике зонада: 24 март – Чутай һәм 27 март – Салавыч мәдәният йортларында узды. Биючеләрнең чыгышын мәртәбәле жюри: Казан дәүләт мәдәният институтының хореография сәнгате кафедрасы укытучысы Светлана Леонидовна Ярмакова, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Эрик Геннадьевич Васинкин, Балтач Үзәкләштерелгән авыл клублары системасы балетмейстеры Рөстәм Мидхәт улы Хәсәнов бәяләде.

Әлеге турларда сайланып алынган иң яхшы коллективлар 10 апрель көнне Балтачта узган фестивальнең йомгаклау концертында чыгыш ясады.

Авылда яшәүчеләр, эшләүчеләр арасында бию сәнгатенә зур кызыксыну уятып, бигрәк тә авылдагы эшче яшьләрне бергә туплап, зур сәхнәгә чыгару, талантларын күрсәтү һәм аларга карата игътибар арта баруы куанычлы күренеш, ди оештыручылар. Бу хакта чарада катнашучылар саны да сөйли. Фестиваль барлык авыл җирлекләрен колачлаган һәм 40тан артык коллектив, 200гә якын биючене җәлеп иткән. Алар эчтәлекле, кызыклы чыгышлар аша районыбызның күпмилләтле халкының гореф-гадәтләрен тәкьдим иткән.

Зур, күләмле фестивальне оештыручылар: район Башкарма комитеты җитәкчелеге, мәдәният бүлеге, җирлекләрдәге мәдәният йортлары коллективлары, авыл җирлеге башлыклары. Оештыручылар фестивальгә матди яктан тәэмин иткән авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә, идәннәрдән ут чыгарган биючеләргә рәхмәтен җиткерә!

Канал RuTube Tatfolk

Башка яңалыклар

«Татарстанның мәдәни башкаласы»…
27.10.2026
Апас районында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Фәхри Насретдиновны искә алдылар
Апас районында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты…
26.10.2026
«Акчарлак» нәшрияты директоры Рүзилә Сафина белән очрашуга чакырабыз
«Акчарлак» нәшрияты директоры Рүзилә Сафина белән очрашуга чакырабыз
26.10.2026
«Миләшкәй» фольклор ансамбле «Бай мираслы Теләчем!» сәнгать фестивалендә катнашты
«Миләшкәй» фольклор ансамбле «Бай мираслы Теләчем!» сәнгать фестивалендә катнашты
26.10.2026
«Әллүки» курайчылар студиясе белән аның җитәкчесе Ләйсән Гәрәева таныштыра
«Әллүки» курайчылар студиясе белән аның җитәкчесе Ләйсән Гәрәева таныштыра
23.10.2026
Әтнә районы Кышлау Мәдәният йортында әдәби кичә узды
Әтнә районы Кышлау Мәдәният йортында әдәби кичә узды
22.10.2026
«Милли кунакханә»дә Казан дәүләт мәдәният институты деканы Айдар Газизуллин белән сөйләшәбез
«Милли кунакханә»дә Казан дәүләт мәдәният институты деканы Айдар Газизуллин белән сөйләшәбез
21.10.2026

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.