Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Балтач районында районкүләм мәдәният хезмәткәрләре семинары узды
Балтач районында районкүләм мәдәният хезмәткәрләре семинары узды

Балтач районында районкүләм мәдәният хезмәткәрләре семинары узды

28.02.2025
#Вакыйгалар

27 февраль көнне Балтач Мәдәният үзәгендә мәдәният хезмәткәрләрең чираттагы эшлекле семинары үтте. Семинарга килүче кунакларны чәй табыны белән сыйлап, эшлекле очрашу тамаша залында дәвам итте. Семинарның төп темасы «Үзешчән уен кораллары ансамблендә эшне оештыру».Үзәкләштерелгән авыл клублары челтәре директоры Илфат Гыйлманов кунакларны сәламләде, ә авыл клублары методисты Карина Тимербаева эш барышы белән таныштырды. Программа кызыклы, файдалы чыгышлар белән үрелеп барды. Мәсәлән, Арбор авыл Мәдәният йортының директоры, атказанган мәдәният хезмәткәре Марат Габделхаков думбыра, сорнай һәм дәф уен кораллары, Карадуган авыл Мәдәният йорты директоры Гөлкәй Хәйруллина – курай, Карадуган авыл Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Равил Гарифҗанов – кубыз; Субаш авыл Мәдәният йорты директоры, атказанган мәдәният хезмәткәре Хәлил Фәезов – хромка, гармун, баян, Балтач Мәдәният үзәгең түгәрәк җитәкчесе Энҗе Шагиева – агач кашыкларда уйнау элементлары, «Балкыш» халык җыр һәм бию ансамбленең хормейстеры Айсылу Асадуллина һәм ансамбльнең концертмейстеры Раил Тимербаев вокаль-инструменталь ансамбльдә уйнау серләре белән бүлеште.

Чыгыш ахырында Мәдәният үзәгендә эшләүче Римма Фәссахова һәм Айсылу Асадуллина чарада катнашучыларга үзләренең матур җырларын бүләк итте.

Очрашу нәтиҗәле һәм бик җылы узды. Ул катнашучыларга тәҗрибә уртаклашырга гына түгел, ә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышырга да мөмкинлек бирде, аларга үз эшләрендә куллана алырлык яңа белемнәр һәм идеяләр ачты. Кунаклар семинар эшләнлегенә зур бәя бирде.

Канал RuTube Tatfolk

Башка яңалыклар

Бездә кунакта – Бөтендөнья татар…
02.03.2026
Теләче районында үзешчән һәм халык театрлары смотр-конкурсы бара
Теләче районында үзешчән һәм халык театрлары смотр-конкурсы бара
27.02.2026
Зәйдә Габдулла Тукайны искә алдылар
Зәйдә Габдулла Тукайны искә алдылар
26.02.2026
Марс Хисмәтуллин белән Гаделша авылы тарихына багышланган китап турында сөйләшәбез
Марс Хисмәтуллин белән Гаделша авылы тарихына багышланган китап турында сөйләшәбез
26.02.2026
Балтачта районкүләм «Татар егете, татар кызы – 2026» бәйгесе узды
Балтачта районкүләм «Татар егете, татар кызы – 2026» бәйгесе узды
26.02.2026
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов белән очрашуга рәхим итегез!
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов белән очрашуга рәхим итегез!
25.02.2026
Катарда узган Россия мәдәнияте көннәрендә катнашкан осталар белән сөйләшәбез
Катарда узган Россия мәдәнияте көннәрендә катнашкан осталар белән сөйләшәбез
24.02.2026

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.