Бакый Урманче исемендәге премия өчен республика конкурсына гаризалар кабул ителә башлый. Премия сынлы сәнгать, декоратив-гамәли сәнгать һәм сәнгать белеме өлкәсендә бирелә, дип хәбәр итә Татарстанның Мәдәният министрлыгы.
Премия өчен көрәштә профессиональ рәссамнар, скульпторлар, сәнгать белгечләре катнаша ала. Конкурста катнашу өчен премиягә дәгъва итүче соңгы биш елда иҗат ителгән әсәрен яки әсәрләр сериясен тәкъдим итә. Конкурс номинацияләре: сынлы сәнгать, графика, скульптура, декоратив сәнгать, сәнгать теориясе һәм тарихы, тәнкыйть һәм сәнгать белеме. Һәр номинациядә акчалата приз 200 мең сумны тәшкил итә. Җиңүчеләрнең исеме 30 августта билгеле булачак.
Лауреатларны билгеләү өчен танылган сәнгать белгечләре, рәссамнар, музей белгечләре һәм министрлык вәкилләреннән жюри билгеләнә. Жюри номинантлардан шорт бите билгели һәм билгеләнгән әсәрләрдән күргәзмә ясала. Жюриның икенче утырышында язылган рецензияләр, экспертлар фикере һәм матбугатта чыккан язмалар буенча фикер алышына.
Гаризалар 1 марттан 1 апрельгә кадәр 420015, Казан, Карл Маркс ур., 64 адресы буенча яки theurmancheprize@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: +7(927)429-35-72.