2023 ел - Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Республикада яшәүче һәр милләтнең йола-бәйрәмнәрен барлау, аны кабат халыкка җиткерү елы булачак бу.
Юкка гына: «Үткәнен белмәгәннең, киләчәге юк», дип әйтми халык. Шул хөрмәткә без «Милли кунакханәгә» Татарстанның йөзек кашы, республикабызны чит илләрдә танытучы Г.Тукай исемендәге Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айрат Хаметовны чакырдык.
85 еллык юбилеен билгеләп үткән коллектив турында әңгәмә кызыклы һәм зәвыклы булачак. 13 гыйнвар, 11.00 сәгатьтә «Милли кунакханәгә» рәхим итегез.
Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.