20 декабрь көнне Татарстанның Арча шәһәрендә «Рәхмәтем сиңа, Остазым!» («Спасибо тебе, мой Наставник!») Республикакүләм бәйге җиңүчеләрен котладылар. Чара Арча педагогика көллиятендә узды.
Конкурсны Педагог һәм остаз елы уңаеннан «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләр саклау ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе һәм «Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем учреждение оештырды. Бәйгенең нәтиҗәләре Укытучылар көнендә – 5 октябрьда игълан ителгән иде. Анда 48 кеше катнашты. Алар арасыннан I, II, III урын яулаучыларга лауреат исеме бирелде.
Башкортстаннан 75 яшьлек шагыйрә Рәсимә Ильясова үзенең остазы турындагы язмасы белән бәйгедә I урынны яулады. Чарага ул да килгән иде. «12 сәгать юлда килдем бу бәйрәмгә. Юл авыр булса да, Арча, Татарстанны күрәсем килде», - дип сөйләде ул чарага җыелучыларга.
Бүгенге тантанада финалистларны бүләкләү чарасы узды. Аннары кунакларны Әлифба музеена экскурсия, Арча педагогика коллияте студентлары тарафыннан оештырылган концерт, башка күңелле чаралар көтте. Бәйрәмдә галим, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, Татарстанның атказанган укытучысы Рамазан Кәбиров, «Белем.ру» интернет-радиосы җитәкчесе Раил Гатауллин, «Татарстанның мәдәният ресурс үзәге» хезмәткәре Миләүшә Насыйбуллина, Мәгарифне үстерү институты хезмәткәре Лилия Хисматова, Арча педагогика коллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова һәм башкалар катнашты. Бәйгедә җиңүчеләргә безнең Үзәк исеменнән дә истәлекле бүләкләр тапшырылды.